tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыдагы милләттәшләребез татарча диктантны “Бабай утары”нда язды
Туймазыдагы милләттәшләребез татарча диктантны “Бабай утары”нда язды

Туймазыдагы милләттәшләребез татарча диктантны “Бабай утары”нда язды

Башкортстанның Туймазы районы да “Татарча диктант-2021” акциясенә дәррәү кушылды. 10 сентябрь көнне туган тел кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерергә Туймазы дәүләт татар драма театры артистлары, район гәзите һәм китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар һәм, гомумән, туган телне сөючеләр шәһәрнең үзәк китапханәсенә җыелды.

11 сентябрьдә “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни иҗтимагый үзәге һәм Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе белемнәрен сынап карарга теләүчеләрне “Бабай утары” этнография музей комплексына җыйды. Диктант тәмамланганнан соң, күңелле очрашу чәй табыны артында, милли җыр-моңнарга һәм шигъри юлларга күмелеп дәвам итте.
Акциягә онлайн кушылучылар да, авылларда күмәк җыелып язучылар да  байтак булды.

  Индира Латыйпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*