tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тверь татарлары милли ризык пешерергә өйрәтә
Тверь татарлары милли ризык пешерергә өйрәтә

Тверь татарлары милли ризык пешерергә өйрәтә

Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Беренче чыгарылышта кыстыбый пешерәләр. Видеода кирәкле булган ингредиентлар һәм эш тәртибе язылган.

«Күптән түгел Әлмәттә булдык. Анда минем апалар яши. Автономиябезнең матбугат үзәге җитәкчесе Кристина Ибраһимовага апамның кыстыбый пешергәнен төшерергә куштым. Шундый бер видео килеп чыкты. Бу — беренче тәҗрибә», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Проект дәвамлы булыр дип көтелә. «Апаларым кыстыбый, өчпочмак, бәлешен дә бик тәмле пешерә. Әниләр, әбиләр өйрәткәнчә пешерәләр. Бу проектны дәвам итәргә ният бар», — диде ул.

Халыкка әлеге идея ошаган. Видео астында: «Балачагым искә төште», «Татар пылауын да пешерсәгезче», — дигән фикерләр бар.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*