tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Чыршылыдан 85 яшьлек Мөгаззамә әби Гайнетдинова шушы көнгә кадәр китаплардан аерылмаган
Түбән Чыршылыдан 85 яшьлек Мөгаззамә әби Гайнетдинова шушы көнгә кадәр китаплардан аерылмаган

Түбән Чыршылыдан 85 яшьлек Мөгаззамә әби Гайнетдинова шушы көнгә кадәр китаплардан аерылмаган

Түбән Чыршылы авыл китапханәсенең иң өлкән китап укучыларының берсе, сәхнә ветераны Гайнетдинова Мөгәззәмә Хәлфетдин кызы шушы көннәрдә үзенең 85 яшен тутырды, дип хәбәр итә китапханәдән Рәисә Сафина.

Үзенең 35 ел гөмерен терлекчелеккә багышлаган, 6 бала әнисе Мөгәззәмә апа, лаеклы ялга чыккач та 10 ел ятим әбиләр тәрбияли. Ул һәрвакыт көр күңелле, ачык йөзле.

“Мин 1938 елда гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килгәнмен. 2 яшь ярымда әтидән калганмын. Әти 36 яшендә сугышта һәлак булып, Украинаның Макеевка шәһәрендә җирләнгән. 33 яшьлек әни 5 кыз бала белән тол калган. Иң зур апага 11 яшь, кече сеңлем ай ярымлык булган. Авыр булса да үскәнбез. Яшьлек еллары ачлы-туклы үтте. 16 яшемнән савымчы булып эшли башладым. Иң зур үкенечем, укырга насыйп булмады.

18 яшемдә Фәтих белән кушылып, 3 ул, 3 кыз үстердек. Балалар акыллы, тәртипле булып үсте, тормышта үз юлларын таптылар. Мин яшьтән үк китап укырга, җырларга бик ярата идем, җырлау безгә нәселдән килгән. Мин үз эшемне һәрвакыт бик яратып башкардым. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен белеп яшәдем. Концерт-смотрлар миннән башка үтмәде, хәзер дә чакырып торалар. Катнашам. Авыл халкы яратып тыңлый, рәхмәт”, – дип сөйли Мөгаззәмә апа.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*