tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләрне татар җыр-биюләре җилкендерде
Яшьләрне татар җыр-биюләре җилкендерде

Яшьләрне татар җыр-биюләре җилкендерде

“Туган як” җыры, Самара каласының Офицерлар йорты залын яңгыратып, бер меңгә якын кешенең күңел түрен биләп алды.

Тамашачылар арасында һинд, әрмән, әзәрбәйҗан, рус, гарәп, Эквадор, Дагыстан һәм башка милләт студентлары бар иде. Алар дәртле җырга кушылып алкышладылар, төрле төстәге әләмнәр белән болгадылар һәм безнең белән бергә җырларга тырыштылар. Күркәм күренеш бит! Халкымның дәртле дә, моңлы да җыры шулай яшь йөрәкләрне җилкендерде.

20 ноябрь кичендә Самара дәүләт медицина университетының үз милләтен кадерләүче, белүче, саклап үстерүче студентлары икенче мәртәбә этнофестивальгә җыелды. Ярты ел элек, апрель аенда, беренче фестиваль гөрләп үткән иде. Университетның тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде, шуңа күрә оештыручылар бу юлы күркәм чараны зуррак залда үткәрергә карар кылды.

Безнең егет-кызларыбыз беренче чыгышларын күпләргә таныш булган “Гармун алыйк әле, дускай!” дигән җырлы биюләре белән чын татарлыкларын күрсәттеләр. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле безгә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды – милли костюмнар бирде. Без аларга бик рәхмәтле! Фестивальне оештыручылар миңа җитәкче булырга тәкъдим иткәч, бер дә икеләнмичә, риза булдым. Бала чактан ук әнием белән төрле мәдәни чараларда кайнап үстем, шуңа күрә тиз арада таныш-белешләремне үз тирәмә тупладым. Үзара рәхәтләнеп аралаштык!

Нурлы алтын каурыйлы (жар-птица) бәхет кошының ике канаты, без Алсу белән җиң сызганып эшкә керештек. Студентлар арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаучылар шактый булып чыкты. Үзара вазыйфаларны бүлешә башлагач, Алсуга милли костюмнар табыштыру бурычы йөкләнелде. Аның хөрмәтле укытучысы Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова тиз арада ярдәмгә килде. Көзге этнофестивальгә әзерләнгәндә, репетицияләрне татар мәктәбенең актлар залында үткәрү мөмкинлеге булды. Шулай ук башка уку йорты студентлары – Салават белән Рөстәм дә безгә ярдәм кулы суздылар. Татар җанлы егетләр белән дуслашып та киттек. Дилә хореограф вазыйфасын үз өстенә алды. Ә Адилә, Илнара, Диана, Динара, Лилия һәм Альбина – безнең университет кызлары!

Талпына күңел, талпына, ашкына,

Ярсуына түз, түз генә.

Каенлыкта җиләк пешкән,

Тиз үрелеп өз генә,

дип җырлаганда татар гаиләсендә үскән, татар мәктәбендә укыган дусларымның һәр күзәнәге тыйнак милләт кызлары икәнлеге турында сөйли иде сыман. Йөрәкләрегез бергә типте, йөзләрегездән иман нуры балкып торды, дип сөйләде тамашачылар.

Оештыручылар безнең “Тала-тала” дип аталган дәртле биюебезне бик ошатты, шуңа да аны беренче номер итеп куйган иделәр. Биюебез фестивальнең уңышлы үтүенә зур этәргеч бирде.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбенә, әнием Гөлнәфис Галимҗан кызына зур рәхмәт әйтәсем килә. Әнием ничә йөз километр юл үтеп, безгә милли костюмнар китереп җиткерде.

Шулай ук Самараның “Туган тел” оешмасын әйдәп баручы Ильяс Гомәр улы Шакуров белән Гүзәл Рамазановага да олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Алар һәрвакыт безне – актив татар яшьләрен канатландырып, һәрьяклап ярдәм итеп торалар.

Алдагы көннәрдә дә милләтебезне зурлап, данлап, ана телебезне саклап яшәргә язсын иде.

Гөлназ СӘХӘБЕТДИНОВА,

Самара дәүләт медицина университеты студенты.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*