tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2023нче елга нәтиҗә ясап, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртуда актив катнашкан журналистлар белән очрашты.

Ул журналистларны һәм башка катнашучыларны сәламләде:

-Ел нигезендә бергә эшләдек, эшебезне күрсәттек һәм халкыбызга җиткердек. Нинди генә зал җыйсан да, сездән башка аны миллионлаган кешеләргә җиткереп булмый.  Сез минутын минутка карап, сәгатен сәгатькә карап аны аудиториягә җиткерәсез. Сезгә бик зур рәхмәт! , – диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыв Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән “Манзара” тапшыруы редакторы Алсу Асхадуллинаны бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Рифат Каюмов (Татар-информ), Нурия Фәтхуллина (Бизнес-онлайн), Айзилә Батырханова (ГТРК “Татарстан”) бүләкләнде.

Милли Шура рәисе ел дәвамында үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясады, журналистларның сорауларына җавап бирде. Биредә туган телне саклау, халык саны, Йолдыз авылында булган фаҗига, себер татар теле, милли бәйрәмебез Сабантуй һәм башка милли темаларга сораулар яңгырады.

Шулай ук Васил Шәйхразыев 2024 ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителүен билгеләп узды.

– 2024 ел татар дөньясы өчен «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Бергәләп шәхесләребезне барлыйк, бергәләп эшлик киләсе елга да. Сездән дә тәкъдимнәр көтәм, бәлки бергәләп төрле бәйгеләр, фестивальләр оештырыргадыр, – диде Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*