tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында – очрашу кичәсе
Балалар бакчасында – очрашу кичәсе

Балалар бакчасында – очрашу кичәсе

Чардаклы бистәсенең “Рябинка” балалар бакчасында “Очрашулар” дип исемләнгән бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. “Кораблик” группасының тәрбиячесе буларак миңа әлеге бәйрәмне алып барырга туры килде.

Очрашу кичәсенә хөрмәтле кунаклар – Чардаклы районы имам-мөхтәсибе, Мирный мәчете имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов, татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов, районыбызның ветераннар советы җитәкчесе Валентина Барахтина һәм поселокара китапханә директоры Венера Залялетдинова чакырулы иде.

Күркәм чарага Чардаклы һәм Иске Майна районнарының балалар бакчалары вәкилләре дә килгән иде. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этномәдәни тәрбия бирү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Аларны искиткеч матур милли костюмнарда күреп чиксез сөендек.

5 нче “Рябинка” балалар бакчасының “Кораблик” һәм “Солнышко” группаларына йөрүче, Октябрьское балалар бакчасының “Василек” төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар татар җыр-биюләрен башкардылар. Ә “Колокольчик” төркеме нәниләре халык уеннарында осталыкларын күрсәтеп, татар халык ашлары белән рәхәтләнеп сыйландылар.

Шундый күркәм очрашу кичәләре малайлар һәм кызларга төрле милләтләрнең мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре, йолалары белән якыннан танышу, дөньяны күзаллауларын киңәйтү һәм башка халыклар культурасын хөрмәт итеп яшәү кирәклеген аңлау мөмкинлеге бирә.

Идел буе халыкларының бай традицияләре, татар халкының рухи һәм мәдәни мирасы тәрбиячеләрдә дә, әти-әниләрдә дә, балаларда да чиксез соклану тудырды.

Л.СУЛТАНОВА,

“Рябинка” балалар бакчасының “Кораблик” группасы тәрбиячесе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*