tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шәһәрендә яшьләр хоккейчы Дамир Шәрипҗанов белән очрашты
Түбән Кама шәһәрендә яшьләр хоккейчы Дамир Шәрипҗанов белән очрашты

Түбән Кама шәһәрендә яшьләр хоккейчы Дамир Шәрипҗанов белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге берсеннән-берсе эчтәлекле, мавыктыргыч проектлар өстендә эшләвен дәвам итә. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уздырылган бүгенге чара да нәкъ шуның ачык мисалы. Кунак булып, “Авангард” клубының хоккейчысы, спорт мастеры, Ю.Гагарин кубогы иясе – Дамир Шәрипҗанов чакырулы иде. Тамаша кылучы яшьләр: студентлар һәм мәктәп укучылары кумирларын зур кызыксыну белән тыңладылар, сорау өстенә сорау яудырдылар.

“Илһам” ансамбле солисты Рөстәм Асадуллин белән берлектә оештырылган чараны үтә дә зур осталык белән Вәсилә Исмәгыйль кызы алып барды. “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле егетләре чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде. Очрашуга Дамир үзе дә нык әзерләнеп килгән, максатка ирешү өчен нәрсәләр әшләргә кирәклеген тәфсилләп сөйләде, яшьләргә киңәшләрен бирде.

Дамирны һәм аны тәрбияләп үстергән әтисен зурлап, Рөстәм Мәҗит улы Ганиев кунакларга түбәтәй кидерде, затлы китаплар бүләк итте, киләчәктә дөньякүләм уңышларга ирешүен теләде. Саф татар телендә алып барылган тирән эчтәлекле очрашу “Туган тел” җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды.

Нурзия Мирхазова,
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*