tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама театры яңа сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында ача
Түбән Кама театры яңа сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында ача

Түбән Кама театры яңа сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында ача

Түбән Кама татар дәүләт драма театры традиция буенча сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында — Кама Тамагы районында ачачак.

Театрның яңа 31нче сезоны Туфан Миңнуллинның туган көнендә — 25 августта ачыла. Коллектив Олы Мәрәтхуҗа авылында ачык һавада театраль бәйрәм уздыра. Кич Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк.

«Туфан Миңнуллин исемен йөрткән театрыбыз ел саен сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында аның пьесасы буенча куелган спектакль белән ача. Быел да традициябезгә тугры калабыз», — ди театр директоры Рөстәм Галиев.

Театрның Кама Тамагында узачак быелгы гастрольләре Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышлана.

Сентябрь аенда театрда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән торган декада башланачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*