tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе өмәдә
Түбән Новгород өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе өмәдә

Түбән Новгород өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе өмәдә

22 апрель көнне, Бөтенроссия өмәсе кысаларында, Түбән Новгородта гомумшәһәр өмәсе узды. Меңнән артык урам, парк һәм скверларны җыештыруда 45 меңнән артык кеше катнашты.

Шәһәр башлыгы Юрий Шалабаев сүзләренчә, бу көнне тәртипкә китерелгән объектларның ике дистәдән артыгы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча төзекләндерелгән.

“Халык безнең тәкъдимне хуплады һәм актив рәвештә өмәгә чыкты. Бергәләшеп зур паркларны, шәһәрнең төп урамнарын һәм милли проектлар кысаларында төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрне, йорт яны һәм социаль учреждениеләр территорияләрен тәртипкә китердек. Барлыгы бу көнне 12 мең кубометрдан артык чүп-чар җыйдык”, – ди мэр.

Шәһәрнең Свердлов исемендәге балалар паркында ел саен үткәрелә торган традицион милләтара өмәдә 70тән артык төрле дини һәм милли-мәдәни оешмалар вәкиле, шәһәрнең иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.

Татар җәмәгатьчелеге исеменнән шушы Бөтенроссия акциясендә региональ милли-мәдәни автономия (РНКАТНО) активистлары катнашты.

“Традицион милләтара өмә – аралашу, тәҗрибә һәм планнар белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Без бирегә зур теләк белән, дусларыбызны, гаиләләребезне, балаларыбызны ияртеп килдек һәм бергәләшеп, милләтара омтылышта, шәһәр файдасына файдалы эш башкардык.

Форсаттан файдаланып, өмәдә зур тырышлык күрсәткән татар автономиясенең яшь активистлары – Аиша, Камилә, Эльвина, Данил, Әлфия, Рамил, Әмирхан һәм Алишерга олы рәхмәт белдерәбез, чөнки алар ял көнендә үз вакытларын кызганмыйча, безгә кушылып, гомуми эшкә үз өлешләрен кертте”, – диде өлкә татар автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфутдинов.

Өмә ахырында катнашучыларның барысы да шәһәр администрациясе тарафыннан истәлекле бүләкләр алды, ә Түбән Новгород консерваториясе студентлары алар өчен музыкаль номерлар әзерләгән иде.

Өмә – кешеләрне берләштерүче, аларга игелекле һәм файдалы эш башкарырга, табигать, туган яклары турында кайгыртуларын күрсәтергә тагын бер сәбәп бирүче яхшы традиция. Шуңа да тирә-ягыбызны чиста һәм тәртиптә тоту бары тик үзебездән тора.

Румия ХАМЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*