tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе яшүсмерләре сынатмый
Түбән Новгород өлкәсе яшүсмерләре сынатмый

Түбән Новгород өлкәсе яшүсмерләре сынатмый

14 майда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән Мәскәүнең 1186 номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә яшүсмерләр арасында билбау­лар белән көрәш буенча XIV традицион регионара турнир булып үтте. Бу юлы безнең Түбән Новгород өлкәсе әлеге ярышларда бер команда булып чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады.

Го­мумкоманда копилкасына иң күп очконы Рбишча көрәшчеләре кертте (25), 19ар очко Сафаҗай белән Сергач көрәшчеләре бирде һәм 3әр очко Петрякс белән Суыксу тәрбияләнүчеләре өстәде. Шул уңайдан җиңүчеләрне җитәкләп барган тренерла­ры Зәки абый Валемеевка, Рамил абый Мусинга, Рафаэль Арифуллинга һәм Ра­мил Мусинга олы рәхмәт белдерәм.

Бездән кала 2-5 урыннарны Мәскәү, Казан, Рязань һәм Раменскоедан килгән көрәшче командалар бүлеште. Гомумән, бу көнне келәмгә 100дән артык яшүсмер чыкты.

Спорт бәйрәмен йомгаклаганда, мәктәп директоры, барыбызга да атказанган җырчы буларак яхшы таныш булган якта­шыбыз Роза Җәфәр кызы Хабибуллина- Шакирова (фотода) ерак юлны якын итеп килгән кунакларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтләрен ирештерде, уңышлар теләде һәм яңа очрашуларга кадәр дип, ягымлы гына саубуллашты.

Максут СӘМИУЛЛИН,

өлкә көрәш федерациясе президенты.

Зур Рбишча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*