tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Усть-Кяхтада “Байкал Сабан туе-2022” узды
Усть-Кяхтада “Байкал Сабан туе-2022” узды

Усть-Кяхтада “Байкал Сабан туе-2022” узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәре белән Бурятия Республикасында.

Бүген биредә «Байкал Сабан туе – 2022» уза. Быел ул Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына һәм төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең 25 еллыгына багышланган.

Васил Шәйхразыев бәйрәмгә килүче кунакларны сәламләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Милли Шура рәисе биредә яшәүче милләттәшләребез өчен Сабан туен үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм мондый чараларның татар милли мәдәниятен, тарихи-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм телне саклауга, үстерүгә хезмәт итүен ассызыклады.

Чарада шулай ук Бурятия Хөкүмәте рәисе урынбасары-Бурятия Башлыгы һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Баир Цыренов, Кяхтинский районы башлыгы Бимба Нимаев, Бурятиянең Хурала Халык депутаты Найдан Чимбеев, Бурятия Республикасы һәм Хөкүмәте Башлыгы администрациясе җитәкчесенең урынбасары Михаил Харитонов, Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Саҗидә Баталова катнашты. Бәйрәмгә республиканың татарлар яшәгән барлык районнарыннан һәм Иркутск өлкәсеннән кунаклар җыелган иде.

Сабантуй кунаклары бүген ачылган «Усть-Кяхта алмагачлары» татар көнкүреше музей-утарында булдылар. Көн дәвамында “Татар-базар” дип аталган милли ашлар һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе, “Кунак-мәйдан”, «Балачак Сабантуе» халык уеннары мәйданчыгы эшләп килде. Шулай ук биредә “Татар-стан” Бурятия районнары делегацияләреннән татар өй-чатырларын тәкъдим итү һәм башка чаралар узды.

Халык бәйрәме кысаларында милли көрәш, гер спорты, аркан тарту, кул көрәше һ. б. спорт ярышлары да үткәрелде.

Концерт программасында Иркутск өлкәсе, Байкал арты крае, Татарстан Республикасы фольклор коллективлары, Бурятия Республикасы үзешчән коллективлары катнашты. Кунаклар өчен Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи һәм Татарстанның атказанган артисты Римма Әгъзәмова чыгыш ясады.

Күтәренке кәеф, дәртле-җыр биюләр, халык моңнары бәйрәмгә ямь өстәде. “Байкал Сабан туе” биредә яшәүче  милләттәшләребезне бергә җыйды, һәркемнең йөрәгендә җылы хатирәләр калдырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*