tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсөяр Иксанова: Хатыйп Миңнегулов халыкка шәрык әдәбиятының матурлыгын ачып бирде
Илсөяр Иксанова: Хатыйп Миңнегулов халыкка шәрык әдәбиятының матурлыгын ачып бирде

Илсөяр Иксанова: Хатыйп Миңнегулов халыкка шәрык әдәбиятының матурлыгын ачып бирде

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова фикеренчә, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкына хезмәтләре аша шәрык әдәбияты, шигъриятенең бөтен поэтикасын, матурлыгын ачып биргән.

«Мин шәрык әдәбиятының матурлыгын Хатыйп абый аша ачтым. Хатыйп абый диюгә аның лекцияләре искә төшә. Болгар чоры, Казан ханлыгы, Алтын Урда чоры әдәбияты безнең өчен бик катлаулы булып тоела иде. Хатыйп абый аны бик матур итеп, яратып, безгә дә яраттырырлык итеп өйрәтә алды», – диде ул 11нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.

Илсөяр Иксанова Хатыйп Миңнегуловның гаҗәп дәрәҗәдә тынгысыз кеше булуын әйтте. «Аны бөтен чараларда күрергә мөмкин. Бөтен вакыйгага аның шәхси карашы, фикере бар. Ул фикерне үзендә генә йөртми, җиткерә дә белә», – диде ул.

«11нче гимназиядә һәрдаим зур конференцияләр үткәрелгәнен ишетеп торабыз. Аның башында да Хатыйп абый тора икән. Конференцияләр бүгенге көндә бик кирәк. Мәктәпләр, укытучылар булмаса, әдәбиятка, фәнгә кызыксындыру уятучылар булмаса, милләтебезнең киләчәге якты булмас иде», – ди Илсөяр Иксанова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*