tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кяхта чик буе заставында булды
Васил Шәйхразыев Кяхта чик буе заставында булды

Васил Шәйхразыев Кяхта чик буе заставында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Бурятия Республикасында. Бүген ул  Кяхта чик буе заставында булды.

Васил Шәйхразыев 1981-1983 нче  елларда үзе дә чик буе гаскәрләрендә, Ерак Көнчыгыш федераль округының Биробиджан шәһәрендә хезмәт иткән. Шуңа күрә Вице-премьерның бирегә килүе очраклы түгел. Ул – чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүнең бар үзенчәлекләрен, җаваплылыгын үз җилкәсендә татыган кеше.

Чик сакчылары  илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган мәйданнарын дошманнан саклап тынычлык сагында тора.  28 май аларның һөнәри бәйрәме дә. Чик сакчылары көне – дәүләтебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр ир-егеткә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

Васил Шәйхразыев Кяхта чик буе заставасында хезмәт итүче яшь егетләр һәм офицерлар белән очрашып, аларны бәйрәм белән тәбрикләде. Солдатларның хәлләрен белеште. Алар арасында безнең ватандашларыбыз -Татарстаннан хезмәткә алынган солдатлар да бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*