tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә азан әйтүчеләр конкурсы узды
Түбән Новгород өлкәсендә азан әйтүчеләр конкурсы узды

Түбән Новгород өлкәсендә азан әйтүчеләр конкурсы узды

21 январь көнне Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә төбәгебезнең якшәмбе ислам мәктәпләре тыңлаучылары арасында Азан әйтү буенча II өлкә конкурсы булып үтте.

Ул Түбән Новгород өлкә “Маһинур” мәдрәсәсенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылачак чараларның берсе бу­ларак игълан ителде. (“Маһинур” мәдрәсәсе өлкәбезнең хөрмәтле меценаты Рәшит Баязитов тарафыннан төзелде һәм шуңа аның әнисенең исемен дә йөртә.) Ә конкурсның төп оештыручысы булып өлкә Ди­ния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасының мәгариф бүлеге чыкты.

Катнашучыларны Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы сәламләде, уңышлар теләде.

Конкурста Түбән Новгород мөселманнарының җирле “Тәүбә” дини оешмасы каршындагы “Ихсан”, шәһәрнең “Фуркан”, “Абдулвахид Сөләймани” һәм Бор шәһәренең “Ислам” мәктәбәсе шәкертләре катнашты.

Тәҗрибәле жюри әгъзалары шәкертләрнең Азан әйткәндә тавыш яңгырашына һәм хәрефләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итте.

Җиңүче өч урыннан тыш, “Тамашачылар мәхәббәте” но­минациясе буенча да өч иң яхшы шәкерт бүләкләнде. Ә конкурсны Галия Арефьева белән Рөстәм Исламов алып барды.

Фәнис Сәлахетдинов,

Түбән Новгородның Х.Фәезханов исемендәге ислам институты ректоры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*