tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Волгоград өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Волгоград өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Волгоград өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Федераль округларга эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Волгоград өлкәсенә бара.

Биредә ул Көньяк Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Утырышта 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*