tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски татарлары районнарга концерт белән чыкты
Омски татарлары районнарга концерт белән чыкты

Омски татарлары районнарга концерт белән чыкты

Узган ял көннәрендә Омскидан бер төркем үзешчән артистлар өлкәнең татарлар тупланып яшәүче төньяк районнарында концертлар белән чыгышлар ясап кайттылар. Оештыручылары – “Ибир” җирле татар милли-мәдәни мохтарияте (башкарма директоры Марат Катыров) һәм “Ышаныч” татар мәдәният үзәге (җитәкчесе Әкрәм Әмиров) булды.

Концерт программасы өчен җаваплы “Ләйсән” җыр ансамбле җитәкчесе Денислам Сиганов һәм әлеге мәгълүматның авторы Розалия Сайганова иде. Транспорт белән “Ибир” һәм “Иртеш” татар оешмалары җитәкчесе Тамир Алимбаевич Алимбаев тәэмин итте. Концерт җыелма – ягъни катнашуылар Омскидан, Колосовка район үзәгеннән һәм Петровка муниципаль районыннан булды.

Ике районда да татар оешмалары җитәкчеләре – Тарада Гөлшат Сатышева, Усть-Ишемдә Снежана Кадырова тырышлыклары белән тамашачы заллары тулы иде, һәм алар тырышлыгы белән артистларны кайнар чәй, пәрәмәчләр, өчпочмаклар белән каршы алдылар.

Ә тамашачыга килгәндә, ул искитеч актив булды, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде, концерт тәмамлангач аягүрә басып озак алкышлады. Концертта татар халык һәм эстрада җырлары яңгырады, Петровканың “Сударушка” бию коллективы өч татар биюе белән концерт программасын ямьләде. Бу, ерак төньяк районнарда гомер кичерүче милләттәшләребез, концертыгыз искиткеч яхшы булды, бик яраттык, тагын килегез, көтеп калабыз, дип озатып калдылар.

Розалия Сайганова

Омск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*