tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында «Җан Баевич» спектакленең премьерасы узачак
Тинчурин театрында «Җан Баевич» спектакленең премьерасы узачак

Тинчурин театрында «Җан Баевич» спектакленең премьерасы узачак

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 31 гыйнвар, 1 февральдә 18.30 сәгатьтә Г.Исхакый әсәре буенча «Җан Баевич» трагикомедиясен (12+) тәкъдим итәчәк. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкара.

Искәртеп узыйк, Тинчурин театры сәхнәсендә әлеге пьесаның тәүге куелышы. Бу әсәр мәктәп программасына да кертелгән. Спектакльне укучыларга «Пушкин картасы» буенча күрсәтү планлаштырыла.

Илнур Гарифуллин:

– Бүген кешеләрнең күпчелеге кулланучы позициясендә яши. Бөтен яктан: «Сезгә менә бу әйбер кирәк, теге әйбер кирәк!» дип тәкрарлыйлар. Кешеләр аларны сатып ала, тышкы яктан үзгәрә, тик тормыш рәвешен һәм позициясен үзгәртми. Гаяз Исхакый Россиядә Җан Баевичка охшаш кешеләр категориясе яшен тизлеге белән таралачагын фаразлаган. Бүген халыкның күпчелеге бер мизгел белән яши. Әгәр элек мондыйлар меңнән берәү генә булса, хәзер – һәр икенче кеше Җан Баевич кебек. Пьесаның актуальлеге дә шунда.

«Җан Баевич» әсәре жанр буенча – комедия. Без аның юнәлешен трагикомедиягә үзгәрттек. Кешелекнең нигезен тәшкил итә торган факторларга: гаилә, иман, кешенең үзенә – басым ясыйбыз. Спектакль дүрт өлештән тора, алар бер-берсеннән нык аерыла, хәтта декорацияләр, динамика ягыннан да.

Без тамашачыларга үз максатыңа ирешү җиңел түгел икәнлегенә төшендерергә телибез. Кыска вакыт эчендә генә танылган, абруйлы кеше булып булмый. Максатыңа таба бару бик күп көч, шактый вакыт таләп итә.

Искәртеп узыйк, моңа кадәр Тинчурин театрында Илнур Гарифуллин өч спектакль сәхнәләштерде: «Ал яулык, зәңгәр шәл» («Умай» лабораториясендә режиссерлар берләшмәсе белән берлектә), «Беренче театр» (авторы – Галиәсгар Камал) һәм «Аферист» (Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча).

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*