tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә милли юнәлешле курслар
Түбән Новгород өлкәсендә милли юнәлешле курслар

Түбән Новгород өлкәсендә милли юнәлешле курслар

Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясенең офисында атна саен балалар өчен этикет һәм актерлык осталыгы буенча милли юнәлештәге шимбә курслары уза. Аларга  20 бала йөри.

“Балалар өчен этикет” программасы башлангыч сыйныф укучыларына (6-11 яшь) исәпләнгән һәм үз эченә төп 12 теманы ала. Этикет буенча дәресләрне махсус  белгеч, педагог-психолог, өч бала әнисе Лилия Таһирова алып бара.

Актерлык осталыгы нечкәлекләренә  күптәнге активистыбыз, күп кенә чараларның искиткеч алып баручысы Альберт Юсыпов өйрәтә. Актерлык осталыгы баланың хәтерен камилләштерә, фантазия һәм фикерләүне үстерүдә ярдәм итә. Альберт Олегович вәгъдә иткәнчә, хәзер ул балалар белән Габдулла Тукайның туган көненә багышлап (26 апрель), әдәби-музыкаль бәйрәм әзерли. Ә Этикет мәктәбе балалары үз осталыкларын май башындагы соңгы дәрестә күрсәтәчәк.

Укытучыларыбыз Лилия Таһирова һәм Альберт Юсыповка бушлай шундый файдалы һәм кызыклы курслар алып барганнары өчен рәхмәт белдерәбез! Һәм, әлбәттә, балаларын шушы дәресләргә йөртер өчен вакыт һәм көч тапкан ата-аналарга да рәхмәтләребез чиксез.

Балалар өчен мондый эшчәнлекне дәвам итәргә җыенабыз һәм киләчәктә бу тәҗрибәне киңәйтергә планлаштырабыз.

Камилә АБРАГИМОВА,

автномиянең офис-менеджеры.

Түбән Новгород.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*