tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызларының җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы узды
Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызларының җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы узды

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызларының җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы узды

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар мәдәният йортында өлкә күләмендәге ике зур чара – татар хатын-кызларының җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы булып үтте. Быел аларның юбилейлы, V нчеләре иде һәм беренчеләреннән башлап  алар биредә уздырыла килә.

Җыенга өлкә үзәгеннән, Дзержинск шәһәреннән, Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна районнарының татар авылларыннан 100гә якын аккалфаклы актив ханымнар җыелды. 11.00 сәгатькә билгеләнгән чара башланганчы, алар дүрт номинация буенча, шул исәптән Габдулла Тукай иҗатына багышлап та өлкә татар авто­номиясе оештырган конкурс эшләреннән төзелгән күргәзмәләр белән танышты. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тарафыннан, шулай ук шәхсән эшләнгән күп сан­лы әйберләр – рәсемнәр, аппликацияләр, кул эшләре, күләмле, бай фантазия кулланып эшләнүләре белән һәркемдә соклану уятты.

Елга бер тапкыр уздырыла торган бу җыенга, кагыйдә бу­ларак, Татарстаннан күренекле шәхесләр – язучылар, журналист­лар, җәмәгать эшлеклеләре дә чакырыла, быел да Татмедиа ак­ционерлык җәмгыяте журналист­лары, Казан дәүләт филармония­се артистлары һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова килергә тиеш иде. Әмма иртәгә җыен дигәндә кичке якта диярлек Шәмсия ханымның җитди сәбәп буенча килә алмавы беленде. Әлбәттә, бу хәлгә бигрәк каты борчылдык, эш көне бетеп килә, ни алмаштырыр кеше табар­га, ни бүтән карар кабул итәргә вакыт юк – халык чакырылган, ва­кыт билгеләнгән, ничек итеп булса да уздырырга кирәк һәм уздыр­дык та. Ә җыен башланганчы Татарстанның атказанган артист­лары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина – Фәридә-Алсу дуэтын һәм “Шәһри Казан” газе­тасы журналисты Динара Әхмәт белән Татар-информ хәбәрчесе, Интертат электрон газетасы жур­налисты Зилә Мөбәрәкшинаны тантаналы каршы алдык. Кочко-Пожар мәдәният йорты каршын­да күп еллар элек оешкан “Заман яшьләре” төркеме белән бүтән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар матур такмаклар башкарып, актив аккалфакчы, шөбилеле укытучы Зифа Каюмова махсус пешереп китергән тәмле бәлеш белән алар­ны каршылап, биетеп тә алдылар, баянда, һәрвакыттагыча, клубның аккомпаниаторы Азат Жиһаншин уйнады.

Делегатлар залга кереп утырыш­кач, җыенны өлкә татар автономия­се каршында уңышлы эшләп килүче өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина ачып җибәреп, җылы сәламләде, Шәмсия ханымның бул­мавы өчен гафу үтенде, шул сәбәпле җыен тулаем импровизация белән алып барылса да, бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Иң беренче делегатларны өлкә татар автономи­ясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев сәламләп, хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан мөһим ролен билгеләп үтте һәм рәхмәтләрен белдерде. Нижгар татарлары кон­грессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина үзенең чыгышында “Ак калфак” оешмасының мөһимлеген билгеләп, чараны оештыручылар­га – өлкә һәм районара оешмаларга рәхмәт әйтте.

Районара оешма кураторы бу­ларак, һәр татар авылында нинди эшчәнлек алып барылганы, кемнәр нинди эш башкарганы, кайда нин­ди чара оештырылганы, клублар, китапханәләр каршында җирле “Ак калфак” бүлекчәсе канаты астында нинди түгәрәкләр эшләве – барысыннан да хәбәрдар булып торам, әлбәттә. Безнең һәр авыл­да үз тирәләренә бик күпләрне – хатын-кызны, балаларны туплап эшләүче актив хатын-кызларыбыз бар, кагыйдә буларак, алар клуб, китапханә хезмәткәрләре, укыту­чылар, тәрбиячеләр. Яшь буынга милли тәрбия биреп үстерүдә дә аларның өлеше зур, шуларны искә алып, аккалфаклы делегатларга мин дә рәхмәт сүзләре юлладым.

Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Исхакова үз чыгышында балаларны нәни чак­тан ук милли рухта тәрбияләүнең әһәмиятенә тукталды. Шушы бак­ча мөдире Әлфия ханым Айма­летдинова җитәкчелегендә җирле “Ак калфак” бүлекчәсе биредә бу юнәлештә бик актив эш алып бара, көчле коллектив бер генә чарадан да якта калмый, дәррәү килеп һәр башлангычны күтәреп алалар, гел хәрәкәттә алар.

Иң актив эшләүче бүлекчәләре-безнең тагы берсе Яндавишча авылында. Биредәге клуб мөдире Надирә Сәйфетдинова үз тирәсенә олысын-кечесе туплап, бер генә дә тик тормый. Ә бит аларның клубы да мәктәпнең бер бүлмәсендә генә урнашкан, шуңа да карама­стан, бик күп эшләр башкаралар, уздырган чараларының исәбе-хисабы юк. Һәм Надирә ханым үз чыгышында кыскача гына җирле “Ак калфак” бүлекчәсенең киң эшчәнлеге белән таныштырып, җыенны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Без бит үзебез халык­ка бәйрәм ясаучылар, ә биредә безнең өчен бәйрәм оештырылган, шуңа да зур рәхмәт”, – диде ул.

Татар Моклокасы клубы методи­сты Гализә Кукаева да бик актив ханым буларак төрле яшьтәгеләр белән эш алып бара һәм шулай ук үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Алар фольклор кол­лективлары белән бик күп регио­нара чараларда да катнашалар, менә җыенның икенче көнендә дә таңнан торып, Йошкар-Олага “Ра­мазан” конкурсына киттеләр һәм лауреат исемен яулап кайттылар.

Зилә ханым һәр чыгышны тулы­ландырып, бүтәннәрнең дә эш-чәнлегенә тукталып, җыенны матур итеп, тыйнак кына алып барды.

Безнең татар хатыннары кая гына яшәсә дә, нинди генә эшкә тотынма­сын, барысын да булдыра. Бу көнне Кочко-Пожарга шундыйларның берсе – Шөбиледә туып-үскән, Мәскәүдә гомер иткән, лаеклы ялга чыгып, кабат күбесе туган авылын­да яшәүче Татарстанның атказанган укытучысы Рушания ханым Абрахи­мова чакырылган иде. Ул күп еллар башкалада татар мәктәпләрендә укыткан, этно-мәдәни компонент­лы татар балалар бакчасын берен­че кирпеченнән диярлек төзетеп, шунда 15 ел мөдир булып эшләгән, Мәскәүдәге “Ватаным” радиосы дикторы булган. Гомер буе халык арасында булып, зур җәмәгать эше алып барган Рушания ха­ным үзенең чыгышында “Ак кал­фак” оешмасы эшчәнлеген югары бәяләп, чакырган өчен рәхмәтләр белдерде. “Мин бүген рәхәтләнеп, сокланып, сезнең белән горурланып утырам, бик зур эшләр башкара­сыз”, – дип билгеләде һәм берничә шигырен дә укыды. Сүз уңаеннан, аның тормышчан, тирән мәгънәле шигырьләре хәтта “Казан утлары” журналында да бастырыла.

Динара Әхмәт делегатларны сәламләп, үзе эшләгән газета, тулаем Татмедиа эшчәнлеге ту­рында кыскача гына сөйләп, анда нәшер ителә торган кайбер кита­плар белән таныштырды.

Бүләкләргә килгәндә, алар бу көнне, һәрвакыттагыча, байтак булды. Бөтендөнья татар кон­грессы исеменнән Кочко-Пожар китапханәсе мөдире Рамилә Мустафина, Гөлнара Абдулли­на, Түбән Новгородтан бик актив ханым Гөлсем Алиева һәм Сечен районы Красный Остров авылы китапханәчесе Кадрия Армиханова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Федераль автономиянең Рәхмәт хатлары Пашат мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Алиякберова­га, Гализә Кукаевага һәм Анды мәдәният йорты директоры Галия Айсинага тапшырылды. Әлфия Аймалетдинова белән Кочко-Пожар балалар бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаева өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары белән автономия конкурсларында иң актив катнашучылар буларак бүләкләнделәр. Алсу Адельши­новна җитәкчелегендәге балалар бакчасы кул эшләреннән торган искиткеч аерым күргәзмә дә оеш­тырган иде.

Барлык бүләкләнүчеләргә ав­тономия исеменнән кыйммәтле, истәлекле бүләкләр дә тапшырыл­ды. Узган айларда юбилейлы туган көннәрен билгеләгән ханымнар да игътибарсыз калмады – Рамилә Мустафинага, Алсу Әхмәтбаевага, Уразавыл балалар бакчасы мөдире, кочкопожарлы Гөлнара Нәвретдиновага “Ак калфак” исеменнән бүләкләр ташырылды.

Рус Пожары мәктәбе укыту­чысы, кочкопожарлы Альбина Әндәрҗанова матур милли камзол, җирле мәдәният йорты хезмәткәре Наилә Жиһаншина калфак белән бүләкләнделәр.

Гүзәл Алиякберова конкурста кат­нашып, иң күләмле эш әзерләгәне өчен бүләкләнде, ә барлык кат­нашучылар һәм җиңүчеләр оза­кламый уздырылачак йомгаклау чарасында бүләкләнер, бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез.

Дзержинск татарларының җир-ле автономиясе башкарма ди­ректоры Зөһрә Абдулина Азат Жиһаншин белән “Туган як” газе­тасы хезмәткәре Румия Хамзина­ны даими хезмәттәшлекләре өчен махсус бүләкләде.

“Туган як” газетасы редакциясе дистә елдан артык элек гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы” исеменә 2021 ел нәтиҗәләре буенча Надирә Сәйфетдинова лаек бул­ды дип белдергән идек инде. Аңа Дипломны һәм Казаннан махсус кайтарылган бүләк – татар хатын-кызын сурәтләгән матур курчак­ны “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды. Олег Хөсәинович шулай ук штаттан тыш актив хәбәрчеләребез Гүзәл Алиякберова белән Чүмбәли китапханәчесе Гөлнара Фатехова­ны да бүләкләде.

Бүләкләүләр, чыгышлар матур музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Сафаҗайлы Шәмилә Айнетдинованың матур, моңлы итеп сандугачтай сайравын инде бары­сы да белә, шуңа да аның җырлавы кайнар алкышларга күмелде.

Зур рбишчалы үзешчән җырчы, күптөрле югары дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләр лауреа­ты һәм дипломанты, инде про­фессиональ артист булып беткән Илдус Харрясовның чыгышлары, һәрвакыттагыча, искиткеч булды, ул Нижгар татарлары конгрессын­нан бүләк итеп чакырылган иде.

Азат Жиһаншин аккомпаниа­торлыгында Татар Моклокасы үзешчәннәре Адилә Махмутова белән Равилә Сөннәтуллинаның җырлавы да кемне дә битараф калдырмады.

Ахырда Илдус Харрясов “Туган тел”не башкарганда, барысы да аягүрә басып, аңа кушылды.

Менә шулай, тулаем импрови­зация белән уздырырга мәҗбүр булган җыеныбыз матур гына, ничек әйтмешли, бер сулышта үтте. Шәмсия апа килми дигәч, бераз каушап калсак та, катлау­лы ситуациядән чыгу юлын тап­тык, кич эчендә чыгыш әзерләгән кызларга мең рәхмәт. Бу көнгә билгеләнгән чаралар шуның белән тәмамланмады, төшке аштан соң “Нижгарбикә” конкурсы белән дәвам итте.

Найлә ЖИҺАНШИНА.

И.Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*