tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырыш һәм бар җиргә дә өлгер ул
Тырыш һәм бар җиргә дә өлгер ул

Тырыш һәм бар җиргә дә өлгер ул

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итте. Ел дәвамында халкыбыз һәм милләтебезнең үсеше өчен хезмәт итүче шәхесләребезне барларбыз һәм алар турында укучыларыбызга җиткерербез. Баулы районында да халкыбыз, телебез, гореф-гадәтләребез һәм борынгы йолаларыбызны саклауга зур көч куйган якташларыбыз байтак. Аларның берсе – “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Радик кызы Яруллина.

Язмабыз герое 1964 елда Яңа Чүте авылында Шәмсия һәм Радик  Шакировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Сеңлесе Йолдыз һәм энесе Раильгә апа булып, гаиләдә дус-тату үсәләр. Римма Радик кызы, кайда гына булса да, иң алдынгылар рәтендә, җаваплы һәм оештыру сәләте белән аерылып тора. Бигрәк тә сәнгатьне, җыр-биюне үз итә ул.

Мәктәп елларын уңышлы гына тәмамлап, белемен Бәләбәй медицина көллиятендә дәвам итә. Укуын тәмамлап, Баулы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. 1983-1987 елларда – травмотология бүлегендә, 1991-2015 елларда – поликлиникада тире-венерология кабинетында табиб янында, 2015-2022 елларда балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы булып эшли.

Булачак тормыш иптәше Ирек белән гаилә корып җибәрәләр һәм ике игезәк кыз Айгөл белән Гөлназ, уллары Айдарны тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә Римма ханым тырыш һәм бар җиргә дә өлгер. Лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый. Һәр көнен, сәгатен үзенә дә, башкаларга да файдалы итеп үткәрә белә. Шәһәрнең боз сараенда шәфкать туташы булып эшләвен әле дәвам итә ул. Бүгенге көндә    ул – “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе рәисе, “Инсаният” мөнәҗәт әйтүчеләр ансамбле җитәкчесе. Римма ханым “Асыльяр” вокаль ансаблендә дә җырлый. Ул гына да түгел, бик күп конкурсларда, чараларда катнашып, Баулы данын яклап тора. Соңгы берничә елда Бөтенроссия каз өмәсе фестивалендә катнашып, алдынгы урыннар яулый. Шушы көннәрдә генә дә Башкортстанда узган регионара “Төмәнәк моңнары” дип исемләнгән җыр конкурсында катнашты, Казанга барып, “Кәмит-Җәвит” тапшыруына да үз өлешен кертте. Римма ханым шәхсән үзе һәм аның җитәкчелегендә эшләүче “Инсаният” мөнәҗәтчеләр ансамбле ел саен Бөгелмә шәһәрендә Бөтенроссия “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивалендә дә сынатмый. Шулай ук узган ел, район авылларында булган чишмәләрне барлауга багышланган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дип исемләнгән чарада катнашып, бик күп чишмә-сулыкларның тарихын өйрәнүгә, башкаларга мәгълүмат җиткерүдә зур һәм изге эш башкарды.

Махсус хәрби операция башланганнан алып, төрлечә ярдәм чаралары оештыруга да зур өлеш кертә Римма ханым башкаларны да үз артыннан әйди белә. Татар теле, милләтебез, милли киемнәребез, халкыбызның гореф-гадәт һәм йолаларын берләштергән “Әбием сандыгы” дип исемләнгән чара белән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбияви чаралар да Римма ханым ярдәме белән оештырыла. Алда санап үткән эшләр аның тырыш хезмәтенең бер өлеше генә.

– Безнең апабыз өендә чын хуҗабикә, анда һәр җирдә чисталык-пөхтәлек бөркелеп тора, – дип сөйләде бертуган апасы Римма хакында сеңлесе Йолдыз Шакирова. – Тәмле ашлар пешерү серләренә дә без аннан өйрәнәбез. Чөнки ул төрле аш пешерү осталыклары буенча мастер-классларда белем ала, аннан безнең белән бүлешә. Нинди эшкә тотынса да, ялт итеп эшләп куя ул. Илһам килсә,  утыра да шигырьләр яза яисә берәр нинди яңалык-мәкалә язып, гәҗиткә җибәрә. Шигырь дигәннән, авылыбызның тарихын – шәҗәрәсен шигырь юлларына салып, хәйран гына зур эш башлап җибәрде. Алдагы көннәрдә әлеге эшнең  китап булып басылып чыгарына ышанабыз. Римма апамны райондашлар матур җырлар башкаручы буларак та белә.

Римма ханым белән аралашкан һәр кеше аның ягымлы, ярдәмчел икәнен белә. Ул бик уңган, төрле яклап җитез, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше, балаларына кайгыртучан әни, дүрт оныгына сөекле дәү әни.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*