tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләчек авылы мәчете юбилеенда
Ләчек авылы мәчете юбилеенда

Ләчек авылы мәчете юбилеенда

27 январь көнне Ләчек авылы халкы үз көче белән төзегән мәчетләренең 10 еллыгын бик зурлап уздырдылар. Ходайның рәхмәте белән, бәйрәмне уздырырга һава торышы да комачауламады. Алдагы көннәрдә кар-бураннар сазъяк арты авылларының юлларын томалап кына торды. Халык бик борчылды. Әмма бу борчылулар бушка булып, шимбә көне кар-бураннарсыз, җылы утырды. Кышкы юлдан машиналар да җиңел үтеп, авыл мәчете тирәсенә туктадылар. Кунаклар шәһәрләрдән генә түгел, күрше авыллардан да килделәр. Бәйрәм чарасын ачып авыл мулласы Әмир хәзрәт Алеев кунакларны сәламләгәннән соң, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Ашировка сүз бирде. Ул мәчет юбилее белән котлап, халыкны өйлә намазына чакырды.

Аннары бердәм булырга, ярдәмләшеп яшәргә өндәп вәгазь сөйләде. Һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Төмән өлкәсе казыятында булган үзгәрешләрне искәртеп: «Без районнардагы мәчетләр белән эшләр өчен Тубыл Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Суховның беренче урынбасары Азиз Исинны сайладык. Дини сораулар буенча туры аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук без хәйрия фонды төзеп, аның рәисе итеп Ринат Насыйровны билгеләдек», – диде.

Авыл халкы исеменнән авыл мөселманнар советы рәисе урынбасары Нәсимә Алеева кунакларны мәчет эше белән таныштырып: «Мәчетебезнең ачылу тантанасыннан да 10 ел вакыт үтеп китте. Менә шул көннән бирле бер җомгада да мәчетебезнең ишеге бикле тормады. Авыл халкы белән мәчетне төзергә керешкәндә 10-15 мең генә акчабыз бар иде. Изге эшебезне хуплап, беренче булып Яркәү районы, Яңа Кәешкүл мәчете имамы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов ярдәм кулын сузды. Аннары Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән Әмир хәзрәт Балдин кушылып, алар бүгенге көнгә хәтле безне ташламыйлар. Пластик тәрәзәләребезне утыртып биргән Ильяс абый Рафиковның урыны оҗмахта булсын дип, һәр җомгада дога кылабыз. Күкрәнде мәчете имамы Күчем абый Гайсин белән тыгыз, ярдәмләшеп эшлибез. Форсаттан файдаланып, без ярдәм иткәннәрнең һәрберсенә авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген яңа кешеләр белән таныштырдыгыз, киләчәктә алар – Ринат Насыйров, Азиз Исин белән дә бергә эшләрбез дип өмет итәбез. Чөнки без өлкә, район үзәгеннән еракта яшибез, чишелмәгән проблемаларыбыз бик күп. Иң мөһимнәренең берсе – юл юклыгы. Беренчедән – кышкы юлның вакытлы һәм сыйфатлы чистартылмавы. Икенчедән – май аеннан алып октябрьгә хәтле Тубыл шәһәреннән Күкрәнде һәм Ләчек авылларына бирелгән вертолет рейсларының саны бик әз булуы. Ике авыл өчен атнага 1 рейс очуы – хәзерге вакытта чишелмәслек проблема түгел дип беләбез. Элек без бу мәсьәләне күтәрмәдек, ә менә соңгы елларда күл-елгаларыбызда су корып, моторлы көймәләрдә йөреп булмагач, «каравыл» кычкырыр хәлгә калдык. Авылда күбесе олы яшьтәге кешеләр яши. Шәһәрдә яшәүче балалары килеп хуҗалык эшләренә булышып китәргә мөмкинлекләре юк. Ә хастаханәгә яки башка эшләр буенча шәһәргә барып кайтырга кирәк булган очракта, 1 яки 2 атнасыз әйләнеп кайтырмын дип уйлама да. Әйтеп киткән мәсьәләләребезне ишетеп, шуларны чишәргә, һич булмаганда, киңәш белән булса да ярдәм итсәгез, без сезгә тагын да рәхмәтле булыр идек», – диде.

Һәм авылны зурлап килгән хөрмәтле кунакларга бар күңеленнән рәхмәт белдерде. Мәчет юбилее белән котлап Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Әмир хәзрәт Балдин, Тубыл Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов, Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров чыгыш ясадылар, бүләкләрен җиткерделәр. «Якташ» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әкрәм Ибраһимов исеменнән Сәхит Рыханов авыл муллалары Әмир хәзрәт Алеев белән Фәрхәт хәзрәт Сәетовка һәм озак еллар мулла вазифасын башкарып, Астананы да караган мәрхүм Исхак Сөләймановны рәхмәт сүзләре белән искә алып, бүгенге көндә аның вазифасын дәвам итүче хатыны Луиза Әмрулла кызына Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары хәзрәтләр Коръән укып, дога кылганнан соң, кунакларны табынга чакырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*