tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия ветераннары: Әфган – йөрәк ярасы
Удмуртия ветераннары: Әфган – йөрәк ярасы

Удмуртия ветераннары: Әфган – йөрәк ярасы

Удмуртиянең Ижау шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан ветераннар белән очрашу кичәсе узды.Дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Менә алар: майор, хәрби очучы, «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе урынбасары Флюр Шаһиев, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан очучы подполковник Вәгыйзь Кәрәмов, капитан Рәүф Гыйльмуллин, майор Валентин Святенко, Удмуртиядә Совет офицерлары берлеге җитәкчесе, II ранг капитаны Фәнәви Нургалиев.

Ветераннарның чәчләренә бәс кунса да, йөзләренә җыерчыклар сыр салса да, алар һаман да егетләр кебек төз булып сакланганнар. Ә күкрәкләрен орден-медальләр бизи.
Әфган сугышына кергәндә, алар 27-30 яшьлек ир-атлар булганнар. Сугыштагы хәлләрне сөйләгәндә, аларны тыныч күңел, күз яшьләрсез тыңлау мөмкин булмады. Анда күргәннәрне бик эчтәлекле итеп, хатирәләрен әрнеп-өзгәләнеп сөйләделәр, үзләре дә күз яшьләрен тыя алмады.

Аларга сорауларны да күп яудырдык: кирәк идеме безгә бу сугышка керергә, Әфган халкы сезне ничек каршы алды, нинди мөгамәләдә булдыгыз, аларның көнкүрешләре нинди? Әфган турында фильм карау бөтен хис-кичерешләрне кузгалтты. Таулар, таш-кыялар арасында 19-20 яшьлек егетләребезнең һәлак булуларын күз яшьләрсез карау мөмкин түгел, йөрәк-бәгырьләрне өзгәли.

Бу фаҗигадән соң 30 ел вакыт узган. 15 меңгә якын газиз улларыбыз, ирләребез, әтиләребез башларын салганнар бу сугышта. Күпмесе хәбәрсез югалган. Дөньялар тыныч түгел, әле анда, әле монда сугыш кабынырга гына тора. Нәрсә җитми соң кешегә, нәрсә бүлешәләр? Газиз аналарның нурлы йөзләрен кайгы-хәсрәт басма­сын иде.

Ветераннар мәктәпләргә, балалар бакчаларына, яшьләр белән очрашуларга күп йөриләр икән, зур рәхмәт аларга. Балаларыбыз сугыш кайгы-хәсрәтләрен күрмәсеннәр, ләкин тарихыбызны белеп үссеннәр иде. Тере шаһитләр белән әңгәмә кору безгә, олы яшьтәге буын өчен дә, бик кирәкле, мәгънәле булды.

Кичәне китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина алып барды. “Бәхет” ансамбле, Әлфия Сәфиуллина, Дания Борһанованың чыгышлары авыр хисләрне таратты. Очрашу чәй өстәле, дустанә аралашу, җыр-моң белән тәмамланды. Әлеге очрашудан соң биредә шушы ук кунаклар катнашында студентлар белән дә аралашу булды. Бу очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Ветераннар исән-сау булып, патриотик рухтагы тәрбияви чараларда катнашып торсыннар. Илебез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын.

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*