17 ноябрь – Удмуртия Республикасының профсоюзлар федерациясе бинасында Халыклар дуслыгы бәйрәме үтәчәк. Кичәне Удмуртия республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе һәм Удмуртия Республикасының “Ак калфак” оешмасы уздыра.
Бәйрәмдә балалар өчен уеннар оештыралачак, ә сәхнәдә гарәп, татар телләрендә нәшидләр, мөнәҗәтләр башкарылачак. Барлык катнашучыларны бүләкләр тәм-томнар көтә. Керү ирекле!
Башлана: 17:30 сәгатьтә
Адрес: Ижау, Бородин урамы, 21 йорт
Белешмәләр өчен телефоннар: 8-904-312-15-70 (Алия Абдуллина),
8-950-819-53-16 (Рәфилә Рәсүлева).