tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы Камышлы авылы мәктәбендә үтәчәк
Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы Камышлы авылы мәктәбендә үтәчәк

Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы Камышлы авылы мәктәбендә үтәчәк

6 декабрьдә Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылачак.

Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәкнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Камышлы авылы мәктәбе администрациясе оештыра.

Бәйгеләрдә Камышлы, Шен­талы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы балалар катнашачак.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*