tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Халыкара туган телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Халыкара туган телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Халыкара туган телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оештырылды.

19 февральдә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Халыкара туган телләр көненә багышланган “И туган телем!…” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәм чарасында Башкортстанның халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова, Руслан Хисәметдинов, Динар Тимершәехов катнаштылар. Программаны парлы артистлар Лилия Таҗетдинова һәм Айдар Хөснетдинов алып барды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*