tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” театры 30 еллык юбилеен бәйрәм итте!
Уфа “Нур” театры 30 еллык юбилеен бәйрәм итте!

Уфа “Нур” театры 30 еллык юбилеен бәйрәм итте!

Башкортстан башкаласының йөзек кашы булган татар “Нур” театрының быел дәүләт театры булып эшли башлавына 30 ел тулды. Шул уңайдан, бүген театр бинасында матур бәйрәм гөрләде. Тантаналы кичәгә мәртәбәле кунаклар, театрның тугры тамашачылары һәм барлык сәнгать сөючеләр җыелды.

Казаннан театр юбилеена Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә зур делегация  килде. Аның составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты мөдире Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, язучылар, шагыйрьләр һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, Васил Шәйхразыев “Нур” театры хезмәткәрләрен һәм тамашачыларын бәйрәм белән котлады. Киләчәктә дә аларга, тоткан кыйбладан тайпылмыйча, зур уңышларга ирешүләрен теләде, тугры хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы исеменнән дәүләт бүләкләре һәм театрга техник җиһазлар алу өчен махсус сертификат тапшырылды.

Башкортстан ягыннан бу бәйрәмдә Башкортстан Республикасының Мәдәният министры Әминә Шафикова катнашты.

Искиткеч матур концерт күренекле сәнгать әһелләре, иҗади коллективлар чыгышлары белән үрелеп барды. Биредә Башкортстан театрлары белән беррәттән Татарстан театрлары җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*