tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, 4 декабрьдә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Тантаналы кичәгә мәртәбәле кунаклар, театрның тугры тамашачылары һәм барлык сәнгать сөючеләр чакырулы. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Чара башланганчы Милли Шура рәисе театр бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган бөек татар язучысы һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу – Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл.

Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2019 елның 18 апрелендә Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ачылды. Тантанада ике республика җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*