tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге клубта очрашу узды
Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге клубта очрашу узды

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге клубта очрашу узды

16 мартта Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге клубның чираттагы очрашуы узды.

Бу юлы җәмәгатьчеләр, тарихчылар, укытучылар “Татар дастаннары: көйләп уку традициясе” дигән темага Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, БР С.Юлаев исемендәге, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиевның лекциясен тыңладылар.

Чара барышында Идрис Мөдәррис улы дастанның барлыкка килүе, аның төрләре турында сөйләп кенә калмады, ә “Йосыф кыйссасы”, “Бүз егет”, “Сәйфелмөлек” кебекләрен көйләп тә күрсәтте.

Очрашу күтәренке рухта үтте. Килгән кешеләр спикерга бик күп сораулар бирде, чарадан соң да таралырга ашыкмады. Моннан чыгып, халыкның лекция форматындагы чыгышларга ихтыяҗы зурлыгын әйтеп була.

Гөлшат Сафина

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*