tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов вафат
Легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов вафат

Легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов вафат

19 март көнне легендар җырчы, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов вафат булды. Эмиль Усман улы үзенең тормышын һәм иҗатын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес.

Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме бүген, 20 март көнне, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*