tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак
Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак

Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак

26 апрельдә Уфада Шигырь бәйрәме була.

«Уфада Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында узачак. Ул Уфа вакыты белән көндезге сәгать икедә була», — дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи Тукай туган көнендә үтәсе чараларга багышланган матбугат конференциясендә.

Шул ук көнне «Нур» театрында Башкортстанда уза торган «Тукай моңы» дип исемләнгән масштаблы бәйгегә нәтиҗә ясалачак.

Стәрлетамакта һәм башка бик күп шәһәрләрдә-авылларда Тукай көне билгеләп үтеләчәк.

«Татар яшәгән һәр төбәктә Тукайга багышланган чаралар үтә. Мәскәүдә, Томскида, Чиләбедә һәм Россиянең башка бик күп төбәкләрендә Тукайга багышланган зур-зур чаралар узачак. Европада алар пандемия сәбәпле онлайн режимда була», — диде Гөлназ Шәйхи.

Төркиянең Анкара шәһәрендә, Семипалатинскида, Уральскида, Әстерханда, Чиләбедә, Бардада, Петербургта, Уфада, Мәскәүдә, Димитровградта Тукайга һәйкәлләр яки бюстлар куелган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*