tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә «Иң яхшы ана теле кабинеты» өлкә конкурсына йомгак ясадылар
Ульяновск өлкәсендә «Иң яхшы ана теле кабинеты» өлкә конкурсына йомгак ясадылар

Ульяновск өлкәсендә «Иң яхшы ана теле кабинеты» өлкә конкурсына йомгак ясадылар

Ульяновск мәгариф министрлыгы өлкәнең татар, чуваш һәм мордва автономияләре белән берлектә «Иң яхшы ана теле кабинеты» өлкә конкурсына йомгак ясады.

Җинүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырыр алдыннан, Мәгарифне үстерү институты директоры Сергей Андреев төбәк мәктәпләрендә ана теле укыту эшенә анализ ясады.

Автономия рәисләре уку елы дәвамында башкарылган эшләргэ йомгак ясап, кимчелекләргә тукталып мәктәпләрдә ана теле дәресләре кимүен билгеләп уздылар. «Иң яхшы Татар теле кабинеты» өлкә конкурсында Димитровградның 22нче мәктәбе, Иске Кулаткы бистәсенең 1нче мәктәбе һәм Карсун районының Нугай иле авылы мәктәбе җинеп чыктылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр белән бергә 10 мен сум акчалата премия дә тапшырылды.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*