tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Янка Купала музеенда «Яңа ел чыршысы янында маҗаралары»
Янка Купала музеенда «Яңа ел чыршысы янында маҗаралары»

Янка Купала музеенда «Яңа ел чыршысы янында маҗаралары»

Бүген, 17 декабрь көнне сәгать 13.00дә Печищи авылындагы Янки Купала музеенда «Яңа ел чыршысы янында маҗаралар» күргәзмәсе ачыла. Тамашачылар төрле чордагы чыршы бизәү әйберләрен күрәчәкләр, тарихта беренче тапкыр чыршыны кем бизәгәнең беләчәкләр, Кыш Бабай остаханәсендә эксклюзив бүләкләр ясаячаклар.

Күргәзмәдә Раштуа һәм Яңа ел белән котлау открыткалары, Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан чыршы уенчыклары һәм карнавал битлекләр тәкъдим ителәчәк.

Теләге булганнар интерактив танып-белү дәресләрендә катнашачак. Яңа ел бүләкләре бүләк итү традициясе каян килгән, кем беренче тапкыр чыршы бизәгән – күргәзмә бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк.

Музейга килүчеләр XIX-XX гасырдагы Яңа ел уенчыклары тарихын – табигый материаллардан, мамык һәм картоннан алып пыяла һәм пластиктан ясалган әйберләр турында беләчәкләр. Яңа материаллар һәм технологияләр барлыкка килү һәрвакыт уенчыклар формасында чагылыш таба. Совет чорындагы Яңа ел уенчыклары буенча илебез тарихын күзәтеп була.

Яңа ел уенчыгы тарихы белән танышканнан соң, сез үз кулларыгыз белән нәрсә дә булса эшләргә теләсәгез-Кыш Бабай остаханәсендә шундый мөмкинлек булачак.

Күргәзмәгә 2022 елның 31 гыйнварына кадәр музей билетлары белән кереп була.

Ленар Нагимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*