tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Мәләкәс районы Атнагыл авылы турында яңа китап тәкъдим ителә
Ульяновск өлкәсендә Мәләкәс районы Атнагыл авылы турында яңа китап тәкъдим ителә

Ульяновск өлкәсендә Мәләкәс районы Атнагыл авылы турында яңа китап тәкъдим ителә

Ульяновск өлкәсенең Димитровград  шәһәрендә Мәләкәс районы Атнагыл авылына багышланган яңа китапны укучыларга тәкьдим итү кичәсе бара. Аның эшендә Сембер, Казан галимнәре катнаша.

Китап авторы Ринат Илькинның әлеге авыл тарихы турында бу икенче китабы. Ул бу китапны язганда Самара, Уфа, Мәскәү, Казан архивларында эшләп бик күп кызыклы документлар тапкан. Шуңа күрә дә әле тагын 2-3 китап чыгарырлык материал калды, ди автор.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борханов билгеләп узганча, әлеге китап бик күпләр өчен туган авылы тарихын язганда үрнәк булып тора. 530 битле 400 данәдә чыккан  һәм затлы кәгазьдә басылган бу китап беренче чиратта өлкә мәктәпләренә һәм китапханәләренә бүләк ителәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*