tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Мәликә Гыйльметдинованы Нәзарәт медале белән бүләкләде
Мөфти Мәликә Гыйльметдинованы Нәзарәт медале белән бүләкләде

Мөфти Мәликә Гыйльметдинованы Нәзарәт медале белән бүләкләде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә социаль хезмәт һәм хәйриячелек өлкәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, «Ярдам-Помощь» хәйрия фонды вице-президенты, Белем бирү-тернәкләндерү үзәгенә нигез салган, бүгенге көндә дә аны җитәкләүче, «Инвалидларга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, инвалидлар белән эшләү буенча методик кулланмалар авторы Мәликә Гыйльметдинова белән очрашты. Камил хәзрәт Мәликә ханымны 60 яшьлек юбилее уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде һәм социаль хезмәт юлындагы күпьеллык эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәликә Гыйльметдинова шулай ук күрмәүчеләр өчен Брайль язуы, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен ишарәләр теле, тифлопедагогика буенча белгеч, Казан шәһәр Думасының IV чакырылыш депутаты, Казанның мактаулы гражданы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Ладошка ордены” кавалеры булып тора. Ул 1993 елдан бирле хәйрия өлкәсендә эш алып бара. Инвалидлар һәм аз керемлеләр белән социаль юнәлештәге эшчәнлеге Казанның Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә башланып китә. 2000 елда, хәйрия эшчәнлеге белән беррәттән, Е.Г.Ласточкина исемендәге Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта укыта. 2004-2006 елларда ишарәләр теленә һәм Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, Казанда Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте каршында тифлопедагогикага өйрәнә, Истанбулда (Төркия) тернәкләндерү үзәкләренең эш тәҗрибәсен үзләштерә. Ул бөтен системаны камил үзләштереп кенә калмый, соңрак мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дөньясына багышланган берничә китап  та бастыра.

Мәликә ханым 2007 елдан «Ярдам-Помощь» хәйрия фондын оештыруда катнаша. Инвалидларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган мондый уникаль оешманың Россиядә аналогы юк. 2013 елда барлык инвалидлар өчен уникаль белем бирү-тернәкләндерү үзәге булдырыла. Үзәк ел саен Россиянең 40 тан артык төбәгеннән һәм якын чит илләрдән йөзләгән инвалидны кабул итә. Эшли башлаганнан бирле, үзәктә 20 000 нән артык кеше тернәкләндерелде.

Мәликә Рәфкать кызы уникаль китаплар, төрле категория инвалидларны укыту һәм тернәкләндерү буенча методик әсбаплар авторы булып тора. Аның методик кулланмалары буенча үз вакытында белем бирү-тернәкләндерү үзәгендә курслар узган, хәзер Ингушетия, Дагыстан, Чечня, Казахстан, Кыргызстан, Чувашия, Башкортостан, Марий Эл һәм илнең күп кенә шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә яшәүчеләр укыта.

М. Гыйльметдинова инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шул исәптән тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, түләүсез белем алуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итү, инвалидлар өчен инфраструктура объектларын булдыру, инвалидлар өчен парковка урыннарын оештыру буенча даими актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара.

2014 елда Теләче районының Иске Җөри авылында Фонд тарафыннан инвалид балалар өчен приют ачылгач, Мәликә Рәфкать кызы балалар йортларыннан төрле яшьтәге 13 ятим баланы тәрбиягә ала, алар аны яратып әни дип атый. Ә 2019 елда балаларга күрсәткән мәрхәмәтлеге, сизгерлеге һәм игътибары, балигъ булмаганнарга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү һәм  тернәкләндерү юнәлешендәге фидакарьлеге, шулай ук хәйрия эшчәнлеге алып баруы өчен ул балаларның иҗтимагый “Ладошка ордены” мактау билгесенә лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*