tatruen
Баш бит / Яңалыклар / KazanForumда робототехника укытуга ачык платформалар кертү турында фикер алышачаклар
KazanForumда робототехника укытуга ачык платформалар кертү турында фикер алышачаклар

KazanForumда робототехника укытуга ачык платформалар кертү турында фикер алышачаклар

Ачык технологияләр принцибы ничек эшли, ул нинди хезмәтләр булдырырга мөмкинлек бирә һәм аны робототехника нигезләрен өйрәнү өчен кулланырга мөмкинме? «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында «Инновацияләр» трегында катнашучылар әлеге һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

KazanForumда уңышлы кейслар, укыту методикалары турында фикер алышачаклар. Мондый карарлар Россиядә, Һиндстанда, Венесуэлада һәм башка илләрдә дә бар.

Ачык чыганаклы белем бирү платформаларын булдыру теләгән һәркемгә робототехниканы кулланырга, аны камилләштерергә һәм киләчәктә үзенекен булдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Ачык технологияләр» принциплары буенча белем бирүгә якын килүләр инфраструктуралы мәгариф системасы өчен куркынычларны бетерүгә ярдәм итәчәк.

«Мәгариф өлкәсендә критик инфраструктураны үстерү өчен платформалы чишелешләрне бергәләп булдыру моделе» темасына дискуссиянең модераторы булып «ачык тимер» һәм бушлай «ачык код» нигезендә яшь инноваторларны, мейкерларны һәм эшмәкәрләрне белем бирү робототехникасына өйрәтү буенча суверен Гомумроссия платформасын эшләүче «РОББО» компаниясенең директорлар советы рәисе Илья Динерштейн чыгыш ясаячак.

Спикерлар сыйфатында түгәрәк өстәлгә Малайзия югары белем бирү агентлыгы (EMGS) рәисе Абдул Разак Әхмәт, КНИТУ-КАИның цифрлы трансформация буенча проректоры Айрат Хасьянов, Т1 стратегик проектлар департаменты директоры Любовь Орлова, «IQ.Academy, ИТ-системаларны кертү өлкәсендә эксперт Никита Рәҗәпов чакырулы.

«Ачык технологияләр принцибын куллану идеясе кирәкле сервислар һәм тышкы идарә итүгә бәйле булмаган продуктлар системасын үстерергә мөмкинлек бирә. Без барлык илләргә ачык технологияләр принцибын кулланырга тәкъдим итәбез һәм ачык чыганакларны мәгариф системасына һәм дәүләт оешмаларына кертү буенча консультация бирергә әзер», – дип аңлатма бирде Илья Динерштейн.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*