tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге балалар бакчасында егерме елдан артык татар теле түгәрәге эшли
Ульяновск өлкәсендәге балалар бакчасында егерме елдан артык татар теле түгәрәге эшли

Ульяновск өлкәсендәге балалар бакчасында егерме елдан артык татар теле түгәрәге эшли

Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары «Искринка» 20нче балалар бакчасының яңа бинасы белән таныштылар. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 20 елдан артык татар теле түгәрәге эшли. Балалар бакчасын өлкә мохтарияте президиумы һәм «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Иркинә Сайфетдинова җитәкли.

“Өмет” газетасы хәбәр иткәнчә, яңа корпус 2021 елның апрелендә өлкә губернаторы катнашында ачылган иде.

Сабыйлар биредә ана телендә сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәнәләр, тарих белән танышалар. «Әби һәм бала» бәйрәмнәре үткәреп, татар халкының гореф-гадәтләрен күрәләр. «Искринка» бакчасы балалары милли киемнәр киеп, өлкә Сабан туенда да катнаша.

«Ак калфак»лылар балалар бакчасында нәниләр өчен булдырылган татар почмагы һәм милли китапханә белән таныштылар. Бакча хезмәткәрләре белән берлектә милли чаралар үткәрү хакында килештеләр.

«Уртак проектларыбыз байтак. „Татар кызчыгы“, „Түбәтәйле малай“ конкурсларын бергәләп оештырырга ниятлибез. Балаларны даими рәвештә татар халык әкиятләре белән таныштырып барырбыз дип уйлыйм», — ди «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*