tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Уңган-булган татар егете, татар кызы нинди ул?
ВИДЕО: Уңган-булган татар егете, татар кызы нинди ул?

ВИДЕО: Уңган-булган татар егете, татар кызы нинди ул?

“Ленин” исемендәге мәдәният йортында Казан мәктәпләрендә укучылары арасында “Татар кызы. Татар егете” шәһәр бәйгесе узды.
Ыспай түбәтәйләр, зәвыклы калфаклар, яңгырап торган чиста татар теле – әйе, Казанда “Татар егете. Татар кызы” бәйгесенең шәһәр этабы башлануы турында сөйли торган күренешләр.
Бәйге татар халкының милли мәдәниятен, гөреф гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. “Татар кызы” бәйгесе 1999-нчы елдан бирле үткәрелеп килә. Аңа ияреп 2006-нчы елдан “Татар егете” бәйгесен булдыралар. 2014 елда гына аларны берләштереп асыл татар кызлары янында батыр йөрәкле татар егетләре кушыла.

Конкурс барышында балалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим итте, иҗади номерлар һәм милли киемнәрне күрсәтте. Катнашучылар бәя биргәндә аларның татар телен һәм мәдәниятебезне ни дәрәҗәдә белүләре, иҗади чыгышлары бәяләнде.

Ел саен бәйгедә катнашучылар үзләренең әзерлеге белән җюри әгъзаларын шаккаттыра. Әйтик, 2019 елда катнашучылар “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле өчен Камал Театрыннан Шәүкәт Биктимиров киемнәрен алып торган. Бәйгедә катнашу үзе бер мәктәп ди финалга үтүчеләр. Ә бәйге булгач, анде җиңүчеләр һәм аларга бирелә торган бүләкләр дә бар дигән сүз. Ә иң-иңнәренә “Татар кызы” һәм “Татар егете” дигән исемнәр бирелә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*