tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачылды
Бәйрәм тантанасында өлкә губернаторы Сергей Морозов катнашты.

Ульяновск өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачылды

24 ноябрьдә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Урта Исәнтимер – татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче авылларының берсе. Биредә 40 елдан артык «Халык коллективы» дигән исемне йөртүче «Бердәмлек» татар театры эшли. Алар ел саен спектакль әзерләп, Төбәкара татар театры фестивалендә призлы урыннарны ала. Театрның җитәкчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шәкурова белдергәнчә, спектакльләрдә уйнарга теләүчеләр авылда бик күп, шуңа күрә артистларны сайлап алу мөмкинлеге дә бар.

Мәдәният йорты директоры Гакыйль Шәкуров та сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән кеше. Ул спектакльләрдә уйнау белән бергә бик күп җырлар авторы да. Аның җырларын үзешчәннәр генә түгел, Татарстанның танылган жырчылары да башкара.

Шулай ук бәйрәм тантанасында өлкә губернаторы Сергей Морозов катнашты. Ул исәнтимерлеләрне бүгенге тарихи бәйрәм белән котлап, төбәкнең татар сәнгатенә биргән бөек шәхесләргә бай булуына басым ясады. Төбәкнең татар автономиясе яңа мәдәният йортын «Өй туе» белән котлап, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай бюстын бүләк итте.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чыгыш ясап, Милли Шура Советы әгъзасы Рамис Сафин район башлыгы Анастасия Пуреськинага Конгрессның Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*