tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә ​«Ак калфак» оешмасы вәкилләре намазлык чигү эшен башлап җибәрде
Ульяновск шәһәрендә ​«Ак калфак» оешмасы вәкилләре намазлык чигү эшен башлап җибәрде

Ульяновск шәһәрендә ​«Ак калфак» оешмасы вәкилләре намазлык чигү эшен башлап җибәрде

​«Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы әби-бабаларыбыз йолаларын торгызу максатыннан, намазлык чигү эшенә алынды. Бу хакта “Өмет” газетасының Инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.

Дөрестән дә, әбиләребез кул эшләренә бик оста булганнар һәм намазлыкларны да җиренә җиткереп, зәвыклы итеп чиккәннәр. Чардаклы районы Үрән авылында яшәүче Флера апа Сафиуллова әнисенең намазлыгын олы ядкарь итеп саклый. Әнисе —​ Таһирә апа Мухаметшина әлеге намазлыкны​ 1933 елда үзе​ теккән һәм матур итеп чиккән булган. Бүгенге көндә дә яшьләргә үрнәк итеп куярлык намазлык бу. «Күрәсезме, намазлык гади итеп кенә чигелгән. Аларны ялтыравык җепләр белән һәм купшы рәсемнәр белән бизәмәгәннәр әниләребез, әбиләребез. Чөнки намаз укучының игътибарын җәлеп итәргә тиеш түгел ул»- ди Флера апа.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*