tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә ХХІІ федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды
Ульяновск шәһәрендә  ХХІІ федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды

Ульяновск шәһәрендә ХХІІ федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 30 мартта, Ульяновскида ХХІІ федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды.

Утырыш эшендә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы җитәкчелеге һ. б. катнашты.

Очрашу кысаларында милли татар бәйрәменә әзерлек буенча фикер алышынды. Ульяновск шәһәрендә  Бөтенроссия татар мәдәнияте бәйрәме 2022 елның 18 июнендә узачак дип көтелә. Чара Татарстан сәнгать осталарының концерты һәм ат чабышлары белән башланып китәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*