tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Сабантуйларга старт бирелде
Ульяновск шәһәрендә Сабантуйларга старт бирелде

Ульяновск шәһәрендә Сабантуйларга старт бирелде

Бу атнада Уляновск өлкәсендә быел узачак милли бәйрәмебезгә старт бирелде.  Беренче Сабантуй Ульяновск шәһәренең Тимер юл районындагы «Винновская роща» паркында утте. Анда Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, танылган хоккейчы Владислав Третьяк катнашып, халыкны татарның күркәм бәйрәме белән котладылар.

Алар озак еллар милли хәрәкәттә һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашучыларга, быел беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр тапшырдылар. Өлкәнең татар автономиясе рәисе Рамис Сафин кунакларны Сембернең быелгы беренче Сабантуе белән котлаганнан соң, Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребезгә җибәргән тәбрикләвен укыды.

Аннан бәйрәм төрле мәйданчыкларда дәвам итте. Икенче көнне Сабан туе өлкәнең Тереньга районында узды. Шулай итеп, борынгы Сембер төбәгендә сабантуйлар эстафетасы башланып китте. Ә киләсе атнада, 6 июнь көнне семберлеләр шәһәрнең «Җиңү» паркына һәм шәһәр ипподромына өлкә Сабантуена җыелачаклар.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*