tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның “Нур” татар халык театры уңышлары белән шатландыра
Ульяновскиның “Нур” татар халык театры уңышлары белән шатландыра

Ульяновскиның “Нур” татар халык театры уңышлары белән шатландыра

Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йорты карамагында уңышлы гына эшләп килүче “Нур” татар халык театры коллективы тамашачыны яңадан-яңа уңышлары белән шатландыра.

Үз эшенең чын остасы, тынгысыз йөрәкле режиссер – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова җитәкчелек иткән театр коллективы Орел өлкәсенең халык иҗаты үзәге тарафыннан оештырылган милли мәдәниятләрнең 2 нче Бөтенроссия конкурс-фестивалендә уңышлы катнашып, III нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. “Нур” артистлары “Россия барысын да берләштерә!” конкурс-фестиваленең “Минем халкымның күңеле” номинациясендә чыгыш ясап, татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын искиткеч оста күрсәткән.

“Халкыбызның бай, кабатланмас рухи мирасын төрле чараларда – концертлар һәм спектакльләрдә милләттәшләребезгә җиткерү максаты куябыз”,- ди Җәмилә Мифтахова.

Мәркәзебез Казанда ел саен уза торган “Идел йорт” татар театрлары конкурсы да “Нур”лыларга зур шатлык-сөенеч китерде. Драматург Әминә Яхина пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Аккошым минем” спектакле өчен әлеге театр коллективы мөхтәрәм җитәкчеләр – Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Аюпова һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тарафыннан имзаланган III нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Аларның үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше әнә шулай югары бәяләнде.

“Россия һәм Татарстан, татар дөньясы күләмендә танылу безгә канатлар куя, илһам һәм иҗади дәрт, көч өсти. Ә иҗади планнарыбыз, киләчәккә уй-ниятләребез зурдан. Тамашачыны яңадан-яңа спектакльләр белән сөендереп яшәү, тормыш мәгънәсе турында уйланырга этәргеч бирү теләге көчле”,- ди “Нур”ның режиссеры Җәмилә Мифтахова.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*