tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татар хатын -кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы үткәрде
Башкортстан татар хатын -кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы үткәрде

Башкортстан татар хатын -кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы үткәрде

Оешма җитәкчесе Флүсә Назаргулова башкарылган эш- чараларга байкау ясап, оешма әгъзаларының быелгы юбилей елында ирешелгән уңышларына, телебезне саклау, мәдәниятебезне үстерү, гореф- гадәтләребезне өйрәнү буенча ихластан башкарган эшләренә тукталып “Канәгатьләнерлек”, – дип билгеләде. Оешма әгьзаларының күмәкләп башкарылган чараларда һәрвакыт әүдем булып, шәхсән ирешелгән уңышлары да бихисап. Бу турда быелгы фестиваль һәм конкурсларда шигырьләре җырга көйләнеп зур җиңүләргә ирешкән шагыйрә һәм язучы Дилә Булгакова, һаман да һөнәри эшчәнлектә булган, оешмабызның абруйлы әгъзасы Динә Морзакева, яшьтән үк “Сәхибҗамал” белән бергә атлаган билгеле журналист Резида Валитоваларның чыгышы барысы өчен дә фәһемле булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан бүләк итеп җибәрелгән бәсле китаплар белән оешманың “Рәхмәт хат”лары һәркемнең сәләте буенча әзерләнгән чыгышларыннан соң җылы сүзләр әйтеп
тапшырылган бәйрәм бүләге булды.

Яңа елны каршылап әзерләнгән табын өстәле артында яңгыраган җыр-бию, шигъри сүз милләтпәрвәр хатын-кызларыбызның һәр эшкә дә оста, маһир, олы йөрәкле, киң күңелле талант ияләре тупланган тату олы гаилә икәнлеген күрсәтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*