tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның Татар мәдәният​ үзәгендә «Үрнәк татар гаиләсе-2023» конкурсына йомгак ясалды
Ульяновскиның Татар мәдәният​ үзәгендә «Үрнәк татар гаиләсе-2023» конкурсына йомгак ясалды

Ульяновскиның Татар мәдәният​ үзәгендә «Үрнәк татар гаиләсе-2023» конкурсына йомгак ясалды

Ульяновскиның Татар мәдәният​ үзәгендә сигезенче тапкыр уза торган ​ «Үрнәк татар гаиләсе-2023» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә 30-60 ел​ бергә иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичергән, тәртипле, уңган-булган балалар тәрбияләп үстергән​ дүрт татар гаиләсе катнашты.

Юбиляр гаиләләрне өлкә татар милли-мәдәни​ автономиясе рәисе Рамис Сафин, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондның җирле бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова тәбрикләде.

Бәйгедә җиңеп чыккан һәр юбиляр гаилә – Надир белән Венера Сатдиновлар, Равил белән Фәридә Шна, Илдус белән Алсу Хәмзиннар, Сәет белән Сания Фасхетдиновлар өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең «Үрнәк татар гаиләсе алтын китабы» җыентыгына кертелде.

Чыганак: “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*