tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза гаетендә игелекле эшләр
Ураза гаетендә игелекле эшләр

Ураза гаетендә игелекле эшләр

Тубыл шәһәре “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы Ураза гает көннәрендә игелекле эшләр башкарырга тырыштылар.

10нчы апрель көнне Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә иртәнге Ураза гаете намазына шәһәрдә яшәүче мөселманнар җыелды. Хатын-кызлар, өлкән яшьтәге әби-апалар да мәчеттә Ураза гаете намазына җыелдылар. Мәчетләребез дин юлында булган якташларыбыз белән тулы булды. Төбәк Диния нәзәрәте мөфтие Ибраһим Кәрим улы Сухов барлык дин юлында булучыларга, игелекле эшләр башкаручыларга изге теләкләрен юллады, күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде. Тубылның тарихи мәчетендә дә Ураза гает намазында милләттәшләребез күп булды.

Рамазан аенда көн саен үткәрелгән ифтарларда булган якташларыбыз оештыручыларга, Фәннур хәзрәт Казыймовка рәхмәтләрен юлладылар. Киләсе елларны да исән-имин, игелекле эшләр башкарып дини бәйрәмнәребезне каршы алырга язсын, игелекле гамәл-ифтарларны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә эшләрендә  уңышлар, Аллаһы ярдәмендә яшәсеннәр дигән теләкләр яңгырады.

Тубыл шәһәре хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова:”Бер ай дәвамында көндә ифтарлар үткәрүчеләрнең саваплы эшләрен Аллаһ кабуллардан кылсын. Ураза–гает бәйрәменә кадәр фитыр садакалар бирүләребез күңелләребезгә йомшаклыклар, ихласлык бирсен. Җәмәгать белән хәзрәтләребезнең вәгазьләрен тыңлау шатлыклы мизгелләр булды. Бәйрәм намазыныннан соң мөселман халкы бер-берләрен тәбрик иттеләр. Бер ай дәвамында тәравих намазларында очрашуларыбыз, ифтарларны җәмәгать белән үткәрүләр күңелләребездә якты хатирәләр калдырды. Керәсе елларны да  шулай үткәрергә язсын. Мәчетебездә шәһәребезнең “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлыры оешмасы вәкиле Равилә ханым Фазыйловага Россиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шатлыклы вакыйга белән Равиля ханымны котлыйбыз”,-дип сөйләде.

Үләртештә

Үләртеш матур татар авылында милләт җанлы, диннәрен белгән, хөрмәт иткән якташларыбыз яши. Авылда мәчет булмаса да, монда халкыбыз гореф-гадәтләребезне саклап гомер кичерәләр. Авылда Коръән ашларын еш үткәрәләр. Ураза гает көннәрендә Коръән ашларында Үләртештә Тубыл шәһәре “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнусова да булды. Ул:”Авылыда Ураза гаетен зурлап үткәрделәр. Тимур хаҗи Ниязовны хөрмәт итеп чакырган Люция апа белән Гөлнара апа Бакиевалар гаиләсенә, Гөлнара апа белән Розалия Ишмәтоваларга, Рузилә Кабаеваның гаиләсенә рәхмәтлебез. Ихлас күңел белән әзерләнгән милли ризык тулы табыннырыгыз, якты йөзләрегез, ихлас күңел белән үткәргән дини бәйрәмнәребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен. “Ак калфак” оешмасы исеменнән алган күчтәнәчләребез, мохтаҗларга ярдәмебез савап булып барсын. Матди ярдәм күрсәткән Эдуард хәзрәт Юнысовка, Равилә Фазыловага рәхмәтләремне юллыйм. Тимур хаҗи укыган Коръәннән аятьләр, догалары кабуллардан булсын,”-дип сөйләде.

                                                   Римма Умитбаева.

Фотода Равиля Фазыйлова, Ураза гаетеннән күренешләр  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*