tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй үзәк китапханәсендә Яр Чаллы язучылары белән очрашу узды
Зәй үзәк китапханәсендә Яр Чаллы язучылары белән очрашу узды

Зәй үзәк китапханәсендә Яр Чаллы язучылары белән очрашу узды

Зәй үзәк китапханәсендә Яр Чаллы язучылары Ф. Сафин, А. Ситдыйкова, З. Минһаҗева, Д. Сибгатуллина белән әдәби очрашу узды.

Факил Сафин – язучы, танылган прозаик, журналист, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш, А. Грибоедов премияләре лауреаты, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Әлфия Ситдыйкова – шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Язучылар берлегенең А. Грибоедов, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, егерме китап һәм күп җырлар авторы.

Дания Сибгатуллина – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, мөгаллимә. Зөләйха Минһаҗева – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Вильям Шекспир исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты.

Очрашу барышында кунаклар үзләре, иҗатлары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар, тормышларыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар.

 “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*