tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урман авылында Коръән ашы
Урман авылында Коръән ашы

Урман авылында Коръән ашы

Тубыл районының Урман авылында Рәшит Әхтәм улы Арипов авылдашларын бер табынга җыеп, Тубыл шәһәренең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймовны чакырып Коръән ашын туган авылында үткәрүне оештырды. Ул дини чарада катнашучыларга, милли табын әзерләүчеләргә, шәһәрдән килгән бөтен авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәннур хәзрәт:”Ел саен авылларда шәһәрләрдән килеп Коръән ашын үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Милләттәшләребез аерым үз гаиләләрендә, мәчетләрдә Коръән ашын үткәрүдән тыш, бөтен авыл халкын берләштереп, шәһәрләрдә яшәүчеләрне туган авылларына чакырып Коръән ашларын уткәрәләр.

Тубыл районының матур табигатьле, тирә ягы төрле агачларга бай булган Урман авылында бүгенге көндә бер генә гаилә яши-Әйтмөхәммәт Абдулла улы Сакин һәм аның тормыш иптәше Нуриҗамал Әхмәт кызы Арангулова. Җәен Урман авылына кайтучылар бар икән. Коръән ашына да 70 тән артык кеше җыелды. Шәһәрләрдән килүчеләр, авылда яшәүче милләттәшләребез ихлас күңелләре белән изге гамәлне үткәрделәр. Урман авылы зиратында җирләнгән мәрхүм якташларына, туганнарының рухларына багышлап укыган Коръән аятьләребезне, догаларыбызны Аллаһы кабуллардан кылсын. Мондый Коръән ашлары Аллаһы ризалыгы өчен үткәрелә. Мул табын артында җыелып, вәгазьләр тыңлап бер утыру-үзе бер гомер. Узган ел, короновирус пандемиясе булганга күрә, мондый чаралар сирәк үткәрелде. Быел Көръән ашларын саф һавада үткәрүне традициягә керттеләр. Урман авылы халкына, бу авылда яшәгән һәм мәрхүм булганнарның якты истәлегенә багышлап аш үткәрүчеләргә изге теләкләребезне юлладык. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, барчабызга исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык, гаилә иминлеге телим,”-дип сөйләде.

Мондый җыеннар, Коръән ашлары авыл халкын берләштерә, туган якка, туган җиргә, авыл халкына ихтирам, мәхәббәт уята. Якташларыбыз авылдашлары белән күрешеп, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылып, аралашып, үткәннәрне искә алып, изге гамәлләр үткәрүләре яшь буын өчен дә үрнәк. Гореф-гадәтләребез буыннан-буынга тапшырылып, сакланып килсен, туган нигез онытылмасын.

                                                                        Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*