tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда Сабан туе уза
Үзбәкстанда Сабан туе уза

Үзбәкстанда Сабан туе уза

Бүген, 4 июнь, Ташкент шәһәрендә Сабан туе уза. Ташкентта оештырыла торган милли бәйрәмебез ел саен Үзбәкстанның төрле почмакларыннан, үзенә меңләгән тамашачыны, төрле милләт вәкилләрен дә җыя.

Кунакларны рәсми рәвештә Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты рәисе РөстәмбәкКорбанов, Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, Башкортстан Республикасы Башлыгы Администрациясе җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Кильсенбаев сәламләде.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, халыкара конкурслар лауреаты, баянчы Булат Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Бикбулатова чыгыш ясый.

Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган Сабантуй кысаларында 1000 кешегә хәйрия пловы әзерләнде.  Җыелган барлык акчалар “Ona”хәйрия фондына тапшырылачак.

Паркның яшел чирәме өстендә халык милли уеннары һәм ярышларыннан: көянтә асып һәм капчык киеп йөгерү, канат тартышу, капчыклар белән сугышу, һәм, билгеле инде, иң төп ярыш – татарча көрәш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*