tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Туган тел көне һәм Габдулла Тукай тууының 137 еллыгы уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның Туган тел көне һәм  Габдулла Тукай тууының 137 еллыгы уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның Туган тел көне һәм Габдулла Тукай тууының 137 еллыгы уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән  Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 137 еллыгы белән тәбрик итәм.

Без – Тукайлы халык. Чын мәгънәсендә милләтебездә шундый бөек шәхес булу, телебез һәм халкыбыз өчен зур горурлык уята. Елдан-ел Тукайга һәм аның иҗатына, туган телебезгә карата игьтибар арту барыбыз өчен дә зур куаныч.

Республикабызда әлеге ике бәйрәмнең бергә үрелеп уздырылуы да очраклы гына түгел, чөнки Тукай ул телебез сагында торучы олы шагыйребез, ә милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Рәсми рәвештә туган тел көне республикабызда гына оештырылса да, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр.

Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын. 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                 В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*