tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Шәйхразиев: Алматы җитәкчелеге җирле татарларның мәнфәгатьләрен аңлый
В.Шәйхразиев: Алматы җитәкчелеге җирле татарларның мәнфәгатьләрен аңлый

В.Шәйхразиев: Алматы җитәкчелеге җирле татарларның мәнфәгатьләрен аңлый

Казахстанның Алматы шәһәре җитәкчелеге җирле татарларның мәнфәгатьләрен аңлап, аларга ярдәм итәргә әзер. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Алматыга эш сәфәре нәтиҗәләре хакында сөйләгәндә әйткән.

Милли Шура рәисе Алматы Акимы (җирле хакимият башлыгы) Бауырҗан Байбәк белән очрашуда биредәге татар автономиясен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләшкәнен. Җирле татарлар милли ризыклар рестораны һәм хәләл ризыклар кибете ачарга теләвен белдергән. “Алматыда татар бистәсе дә бар, анда яшәүче татарлар саны әкренләп арта, шуңа алар үзләре өчен хәләл ризыклар кибете һәм татар ризыклары рестораны булдырырга тели. Аким белән бу хакта да сөйләштек, аңлау бар”, – диде Шәйхразиев.

Вице-премьер шулай ук Казахстан Республикасы Милли китапханәсендә булуын һәм аның фондын татар китаплары белән тулыландыру турында сөйләшүен әйтте. “Татар җәмәгатьчелегенә татар китаплары кирәк, чөнки аларны укырга теләге бар. Без әдәби китаплар һәм татар телен өйрәнү өчен уку әсбаплары бирәчәкбез”, – дип белдерде Милли Шура рәисе.

http://tatar-inform.tatar/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*